Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балалар бакчасы педагогы республика күләмендә җиңү яулады

Любовь Хохлова быел "Ел тәрбиячесе" республика конкурсында "Иң яхшы укытучы-логопед" номинациясендә беренче урынны яулады. Ул үзенең әлеге уңышын юнәлеш бирүче вакыйга дип саный, алда әле эшнең иге-чиге юк. Аның каравы, башка якташларының да үзеннән үрнәк алуларына өметләнә. Элекке елларда безнең тәрбиячеләр бары тик "Ел тәрбиячесе" район конкурсы белән генә чикләнәләр...

Любовь Хохлова быел "Ел тәрбиячесе" республика конкурсында "Иң яхшы укытучы-логопед" номинациясендә беренче урынны яулады. Ул үзенең әлеге уңышын юнәлеш бирүче вакыйга дип саный, алда әле эшнең иге-чиге юк. Аның каравы, башка якташларының да үзеннән үрнәк алуларына өметләнә.

Элекке елларда безнең тәрбиячеләр бары тик "Ел тәрбиячесе" район конкурсы белән генә чикләнәләр иде, республика конкурсында беркем дә катнашмады. Ныклы база булмау, балалар бакчаларындагы агымдагы эш процессының бик тыгыз булуы тоткарлап торгандыр. Чөнки мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе хезмәткәрләренең вакыты кысан. Ләкин иң авыры - конкурста катнашу өчен тәвәккәл булырга, кыюлык күрсәтергә һәм ахыргача барырга кирәк.

- Әлбәттә, чыгымнар күп булды, - дип сөйли 1нче "Алсу" балалар бакчасы тәрбияче-логопеды Любовь Ивановна. - Ләкин коллегаларым, җитәкчеләр, гаиләм ышанычлы терәгем булдылар, ярдәм кулы суздылар. Тормыш иптәшемнән башка мин конкурста катнашу турында уйлый да алмас идем, ул - минем төп таянычым.

Конкурста көндәшләр дә, жюри да бик көчле булган. Ләкин Любовь Ивановна үз көченә шикләнмәгән, чөнки ул конкурска бик кызыклы программа тәкъдим иткән.

- Бу тармакта мин 21 ел эшлим, ә логопед хезмәтенә моннан 7 ел элек кабаттан квалификация уздым, ул чагында мин кечкенә кызым белән декрет ялында идем, - дип искә ала Любовь Ивановна. - Анда да тормыш иптәшемнең ярдәменә таяндым. Бу адым минем өчен бик мөһим булды: бер урында таптанырга ярамый, һәрвакыт яхшыга, яңалыкка омтылырга кирәк. "Алсу"га эшкә мин нәкъ менә логопед буларак килдем - берничә ел элек әлеге өлкәдәге белгечләр мәсьәләсе аеруча кискен иде. Ләкин минем тәрбияче тәҗрибәм булмаса, логопед булып эшли алмас идем. Үз дәресләремдә мин бик күп яңалыклар керттем һәм конкурска нәкъ менә шушы программаны тәкъдим иттем. Хәрәкәтле уен тренинглары элегрәк психологлар тарафыннан гына файдаланыла иде, шуңа күрә, әлеге методиканы балаларга авазлар әйтелешен өйрәткәндә сынап карау минем өчен бик кызыклы булды. Кайчагында үзем дә гаҗәпкә калам, әлеге дәресләр искеткеч йогынты ясый.

Без бергәләшеп конкурс презентациясен карыйбыз, анда Любовь Ивановнаның эшчәнлеге хакында сөйләнелә, хезмәт эшчәнлегенең игътибарга лаеклы мизгелләре күрсәтелә. Презентация бик кызыклы итеп эшләнгән, дәресләрдә Любовь Ивановна балалар белән аларның "үз телендә" сөйләшә.

- Башкача мөмкин дә түгел, - дип елмая Любовь Хохлова. - Беренчедән, минем кызым - кече сыйныфлар укучы, мин аның белән бергә "үсәм". Икенчедән, мин балалар тормышына тирәнрәк үтеп керергә тырышам. Бу бер-беребезне аңлау өчен кирәк. Балаларны нәрсәгә дә булса өйрәтү өчен, аларны аңларга тиешмен.

Үз эшендә Любовь Ивановна ныклы "өчлек"нең мөһимлеген ассызыклый: болар - укытучы - бала - ата-ана. Көндәлек өй эшләреннән башка логопедия дәресләрендә өйрәнгән сөйләм күнегүләре бик тиз онытыла, шуңа күрә әти-әни бу уңайдан бердәм эш алып барырга тиеш.

- Мин бу яктан уңдым - балалар һәм аларның әти-әниләре дәресләремә зур җаваплылык белән карыйлар. Призлы урынны яулавым турында яңалыкның бөтен шәһәр буенча таралуы минем өчен бик күңелле булды. Әти-әниләр урамда туктатып котлыйлар. Ата-аналарның рәхмәт сүзләре һәм иртә белән балалар бакчасына килүгә, кечкенә укучыларымның кочаклап алулары - барысы да минем өчен бик кадерле.

Любовь Ивановна киләчәктә дә үз методикасын үстерүне, алган тәҗрибәсе белән уртаклашуны планлаштыра. Аның сүзләренчә, булган белемең, тәҗрибәң белән уртаклашырга кирәк. Шул чагында гына уңышка ирешеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев