Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Тарихын белмәгән кешенең киләчәге дә юк

    Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Татар Кандызы урта мәктәбендә Сталинград сугышында җиңүгә 70 ел тулуга багышланган зур чара үткәрелде.

    Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Роза Әхмәтҗанова укучыларга Бөек Ватан сугышында тамырдан борылыш турында сөйләп, җылы әңгәмә оештырды, кинофильм күрсәтте һәм тарихи викторина үткәрде.Соңыннан авыл китапханәчесе Сиринә Вәгыйзова балаларга бу сугыш турында китап күргәзмәсе буенча сөйләде. Укучыларга бу чара бик ошады, тын да алмыйча , бик кызыксынып тыңладылар. "Тарихын белмәгән кешенең киләчәге дә юк,"- дигән бит халык.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: