Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Меценат түбә яптыра

    Президент Рөстәм Миңнеханов өндәмәсе буенча Татарстанда "Үз мәктәбеңә булыш!" акциясе башланды. Баулы районының Татар Томбарлы мәктәбен 1967 елда тәмамлаган Азат Сафин өчен балалар учреждениеләренә ярдәм итү яңалык түгел, инде шактый еллардан бирле бу изге эшне ул үзе белеп башкара.

    Бүгенге көндә Татар Томбарлы авылы балалар бакчасында сабыйлар чыр-чуын чүкеч-пычкы тавышлары алыштырды. Төзүчеләр бинаның түбәсен бөтенләй сүтеп ташлап, яңадан ябалар. Бу эшне башкару чыгымнарын тулысы белән шушы авылда туып-үскән, хәзерге вакытта Ямал-ненец автономияле округының Надым шәһәрендәге эре предприятие генераль директоры булып эшләүче Азат Сафин үз өстенә алган. Ул әлеге зур эшкә акча биреп кенә калмый, аның башкарылу сыйфатын да һәрвакыт күзәтеп тора, көнгә берничә тапкыр объектка килеп карап китә икән. Без дә аны эшчеләр белән сөйләшеп торган вакытында очраттык.
    - Башта түбәнең шиферын сүтеп, профнастил түшәп чыгарбыз дип тотынган идек. Сүтә башлагач, аның бөтен агач конструкцияләре череп барганлыгы ачыкланды. Бер тотынгач, озакка җитәрлек, сыйфатлы итеп эшләргә кирәк, аларын да алыштырдык, - ди Азат Нәҗипович. Ә инде түбә ябылып бетә башлагач, аңарда бинаның урам ягын матур итеп тышлау теләге дә барлыкка килгән.

    Төзүчеләр түбәнең эшен тәмамлагач, фасадны матурлау эшенә керешәчәкләр.
    - Балалар өчен бернәрсә кызганыч түгел. Мөмкинлегем булганда аларның уку, тәрбия алу шартларын яхшыртырга ярдәм итәчәкмен, - ди Азат Сафин. Надымда балалар йортына даими ярдәм итеп торса, туган авылында - мәктәпкә һәм балалар бакчасына.
    2010 елда Татар Томбарлы мәктәбенең мәгариф эшчәнлегенә лицензия срогы чыга, ә яңасын алу өчен бинага янгын сигнализациясе үткәрергә кирәк була. Бюджетта бу максатка чыгымнар каралмау сәбәпле, мәктәп коллективы катлаулы хәлдә кала. Мәктәпкә ябылу куркынычы янавын ишетеп, ул вакытта Азат Сафин ярдәм кулы суза.
    Мәрхәмәтле, зур йөрәкле авылдашларының изге гамәлләре турында мәктәп укытучылары безгә горурланып сөйләделәр. Нефтьчеләр мәктәп түбәсен ябу өчен төзелеш материаллары биргәч, ул эшне башкарган эшчеләргә хезмәт хакы түләүне Азат Сафин үз өстенә алган булган. Мәктәпкә җиһазлар, компьютер, мультимедиа проектор, күчермә экран, фотооаппарат кебек бүләкләр дә китергән. Узган уку елы башында мәктәпнең спорт залына капиталь ремонт ясаткан.
    - Вентиляция булмагач, спорт залында дымлылык зур, түбәдән тамчы тама, стеналар күгәреп чыга иде. Ел саен буясак та, эшебезнең нәтиҗәсе озакка җитмәде. Азат Нәҗипович ул проблеманы белгәч, үз ярдәмен тәкъдим итте. Түшәм һәм стеналарны җылытып, вентиляция системасын ясатты. Үзе барысын да карап эшләтте. Балаларга өр-яңа спорт залы бүләк итте дисәк тә була. Быел менә ул спорт залыннан урамга чыга торган ишекләрне алыштырга җыена, - ди мәктәп директоры Рәмзия Сәмигуллина.
    Очрашып сөйләшкәндә Азат Сафин үзенең мәктәп еллары хатирәләрен дә искә төшерде:
    - Мин балачакта бик шук малай идем. Мәктәптә укыганда бик еш почмакка бастырып тоталар иде. Укытучыларыма күп проблемалар тудырганмындыр кебек тоела миңа. Шуңа күрә күңелемдә аларга карата, төпле белем биргәннәре өчен, рәхмәт хисе белән бергә, гаеплелек хисе дә яши. Мин һәрвакыт очрашкада алардан гафу үтенәм.
    Беренчедән дүртенче сыйныфка кадәр укыткан Хәбибә апа Солтанова - әнисе яклап туган, дүртенче сыйныфтан башлап рус теле һәм әдәбияты укыткан Гөлсылу апа Сафина - җиңгәсе булганга, мәктәптә Азатка карата контроль көчле, таләпләр кырыс булган. Илгиз абый Моратов, Мөсәгыйт абый Асыловлар, Азат иң яраткан төгәл фәннәрне укытучы булудан тыш, дүрт яшьтән әтисез үскән малай өчен ир-егет үрнәге дә булып торганнар. Тормышында ирешкән казанышлары нигезенә беренче ташларны да нәкъ менә туган авылы мәктәбендә салганнар дип саный бүген меценат.
    Бүгенге көндә хезмәт юлында һәм җәмәгать эшчәнлегендәге казанышлары, исем һәм дәрәҗәләре санап бетергесез булган, үз акчасына ике мәчет салдырган Азат Сафинның нинди укучы булганы турында без аның укытучысы Гөлсылу Сафинадан да сорарга булдык. Ул безгә болай дип сөйләде:
    - Бала чагыннан үз-үзенә бик нык таләпчән булды. Беркайчан да мин шуны эшләдем дип, мактанып йөри торган кеше түгел. Бик тыйнак һәм кешелекле. Кешене бизи торган иң матур сыйфатлар шулар бит инде.

    Кадрия ГЫЙМАЗОВА

    "Үз Мәктәбеңә булыш!" акциясе дәвам итә

    ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә "Үз мәктәбеңә булыш!" акциясе үткәрә.

    Аның максаты - гомумбелем учреждениеләренә капиталь ремонт үткәрүдә һәм кабинетларны җиһазлар белән тәэмин итүдә иганә ярдәме күрсәтү. Баулы районында да предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, эшмәкәрләр кайчандыр үзләре белем алган мәктәпләрдә укыту һәм тәрбия бирү өчен заманча шартлар тудыру эшенә кушылдылар.
    Кайбер предприятиеләр, учреждение җитәкчеләре 2012-2013 уку елында ярдәм күрсәттеләр инде. Бу хакта безгә мәгариф бүлеге хәбәр итте. Мәсәлән, Баулы шәһәренең 3нче мәктәбенә "Татнефть-АЗС-үзәк" ЧҖҖның Баулы филиалы начальнигы Рамил Гатиятуллин ОБЖ кабинетын ремонтлау өчен төзелеш материаллары алуга, шулай ук хәрби-патриотик эчтәлектәге стендлар хәзерләүгә 80 мең сум күләмендә ярдәм күрсәткән.
    Покровский Урыстамак авылы мәктәбенә "Татойлгаз" ААҖ (2нче санлы нефть һәм газ чыгару департаменты начальнигы Рәис Миңнегалимов) - 96 мең сумлык, "Колос" кооперативы (җитәкчесе Геннадий Миңнуллин) - 47 мең сумлык, "Николашкино" ЧҖҖ (җитәкчесе Гөлнара Сәмыйкова) тарафыннан 14 мең сум акча бүлеп бирелгән.
    Баулы шәһәренең 2нче мәктәбенә Ришат Асылов җитәкчелегендәге "Энергосервис" предприятиесе 18 мең сумга проектор сатып алуда булышкан.
    Татар Томбарлы авылының чыгарылыш укучысы - бүгенге көндә "Газтеплоэнергоремонт" ЧҖҖ генераль директоры Азат Сафин Татар Томбарлы авылы мәктәбенең спорт залын ремонтлауга акча бүлеп биргән. Моннан тыш, Томбарлы авыл җирлегендәге әлеге мәктәпкә авыл җирлеге (башлыгы Әдибә Шәйдуллина) спорт инвентаре сатып алуга 7 мең сум күләмендә финанс ярдәме күрсәткән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: