Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы районы авыл яшьләре бизнес-план төзү серләренә бушлай өйрәнә ала

    Авыл яшьләрендә эшмәкәрлек инициативасын үстерү өчен һәм озак вакытлы "2011-2015 нче елларга ТР авыл яшьләре" максатчан программаны тормышка ашыру кысаларында, 2013 елның сентябреннән Аграр яшьләр берләшмәсе бизнес-планлаштыру нигезләренә өйрәтү буенча бушлай вебинарлар үткәрә.

    Программа кысаларында авыл җирлегендә үзенең эшен ачырга теләүче һәр яшь кеше бизнес-планның методлары, аны чынга ашыру этаплары белән тәфсилләп танышачак. Монардан тыш, программаның эксперталары белән үзенең булган идеясына нигезләнеп киләчәк бизнесының планын төзи алу мөмкинлегенә ирешә.

    Укуда Татарстан Республикасының төрле авыл җирлекләрендә яшәүче 18-35 яшьтә булган инициативалы авыл яшьләре катнаша ала.

    Сезгә бары тик amo-rt.tatarstan.ru сайтындагы онлайн-форманы 15 сентябрьгә кадәр тутырырга кирәк. Ашыгыгыз! Урыннар чикле.

    Барлык кызыксындырган сораулар буенча 221-75-97 телефоны буенча шалтыратыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: