Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Урман эшчеләренең һөнәри бәйрәме

Сентябрьнең өченче якшәмбеседә урман эшчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бар күңелен урман эшенә багышлаган кешеләрнең берсе ул Рәмис Кулдашов. Әтисенең эшен дәвам иткән егет берничә ел Баулы урман хуҗалыгының участок урманчысы булып эшли.

Урманнарга карата мәхәббәт Баулы урман хуҗалыгында эшләүче Рәмис Кулдашовка малай чактан килә. Әтисе һөнәрен күреп үскән егет, үзе дә урманчы булырга хыяллана. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан аграр авыл хуҗалыгы академиясенә укырга керә.

– Минем әтием Рәшит 20 ел гомерен урман хуҗалыгына багышлый, – ди участок урманчысы Рәмис Кулдашов. – Әтием белән урманнарга йөрергә ярата торган идем, шуңа да шушы һөнәрне сайларга уйладым. Урманга барырга бик яратам, биредә ниндидер тынычлык хөкем сөрә.

Укуын тәмамлагач урман хуҗалыгы өлкәсендә эшен башлый, башта шәхси эшмәкәр, аннары инде урман участогы мастеры һәм хәзер урман участогы урманчысы булып хезмәт куя. Бүгенге көндә Рәмис үсентеләрне карау, урман чисталыгы, янгын куркынычсызлыгы һәм башкалар өчен җаваплы.

– Безнең эш яздан башлана, җирне урман культураларын утырту өчен әзерлибез. 20 апрельдән башланган эш гадәттә өч атна дәвам итә. Агач утыртудан соң, инвентаризация уздырабыз, эшләргә нәтиҗә ясыйбыз. Май бәйрәмнәрендә җирле халык урманнарга чыгарга ярата, шуңа да урманнарга патруль оештырабыз.

Рәмис сүзләренчә быел җәй эссе булуга карамастан Баулы урман хуҗалыгында  территориядә янгыннар булмаган.

Шулай ук урманчылар нарат күркәләре җыю белән дә мәшгүль.

– Көзге беренче салкыннардан соң имән чикләвеге җыябыз, – ди урманчы. – Быел аларның сыйфаты, уңышы яхшы. Кайсыларының эче начар икәнен белер өчен без аларны гади суга салып карыйбыз. Су өстенә күтәрелеп менгәнен корткычлар ашаган була, алары яраксыз. Имән чикләвеген көздән питомникка утыртабыз. Ике ел анда үскәннән соң урманга күчерәбез.

Урманны утыртып торсаң гына арта, күкрәп үсә. Безнең район урман массивларына бай, анда төрле токымлы агачлар үсә, ә менә шул урманнарны Рәмис кебек хезмәт сөючән, җаваплы кешеләр караганда гына алар күкрәп үсәр.

Айгөл Хөсәенова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев