Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Халыклар мәдәнияте һәм телләре турында белемнәрен тикшерделәр

Халык бердәмлеге көне алдыннан бөтен ил белән бергә баулылар да зур этнографик диктант язды.

Удмуртлар әлеге бизәнү әйберен чыртывесь  дип атый, башкортлар – селтәр, хакаслар – пого. Бу нинди бизәнү әйбере?  Шуңа охшаган утыз сорауга зур этнографик диктантта катнашучылар 45 минут эчендә җавап бирергә тиеш.

Быел беренче тапкыр әлеге чара онлайн форматта, 3-8 ноябрь көннәрендә үтә. Этнодиктантта баулылар инде бишенче тапкыр катнаша.

– Проект халыкның этнографик белемен, Россиядә яшәүче төрле милләт вәкилләре турында белемнәрен тикшерү мөмкинлеген бирә, – ди проектның Баулы районындагы координаторы Лилия Фәхриева. – Диктантны теләгән һәркем яза ала. Моның өчен тест сорауларына дөрес җавап бирергә кирәк, ул сораулар зур этнографик диктантның рәсми сайтында урнаштырылган.

Чарада катнашу өчен беренче булып үзәк китапханәгә Алексей Пронин килгән. Аңа 91 яшь, шуңа да карамастан аның активлыгына яшьләр дә көнләшерлек. Этнографик диктантта ул икенче тапкыр катнаша.

– Беренче тапкыр этнодиктантны 2016 елда яздым. Ул вакытта бөтен сорауларга да җавап яздым, ләкин кайберләре дөрес булмады, – ди Алексей Михайлович. – Бик кызыклы проект. Халыклар бердәмлеге көне алдыннан шундый чара оештырып дөрес эшләгәннәр дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев