Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Исергәпле Рәфис Ибраһимов: “Бу эшем күңелемә хуш килә”

Исергәп авылында туып-үскән Рәфис Ибраһимов озак еллар эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән. 2015 елда, сәүдәдән китеп, үзен авыл хуҗалыгында сынап карарга булган.

Рәфис Ибраһимовның эш көне иртәнге дүртенче яртыда башлана һәм кичке җидедә генә тәмамлана. Хуҗалыгында ул бөтен эшне диярлек үзе башкара. Хуҗалыкта аннан башка ике сыер савучы һәм Рәфисның уң кулы – терлекче Самат Булатов эшли.

Фермер башта 20 баш мөгезле эре терлек сатып алган. Хәзер аның хуҗалыгында 94 баш терлек исәпләнә.

2015 елда без үзебезнең Ибраһимов хуҗалыгын ачтык, 20гә якын бозау алдык. Аннары, авыл хуҗалыгы идарәсе ярдәме белән, нәселле терлекчелекне үстерү программасы буенча 25 тана сатып алдык, – ди фермер. – Хәзер 34 баш савым сыерыбыз бар.

Фермер үз хуҗалыгын техника белән дә тәэмин иткән. 2016 елда ул, Яшь фермер программасында катнашып, 1,5 миллион сум грантка ия булган. Бу акчага трактор һәм башка техника сатып алган. Хәзер аның өч МТЗ тракторы, бер комбайны бар һәм кыр эшләрен башкару өчен барлык техникасы да бар.

Башка крестьян-фермер хуҗалыклары кебек үк, Рәфис Ибраһимов та быел азык әзерләү белән бәйле кыенлыкларга очраган.

Быел шундый авыр ел булды, җәй коры килде, азык ягыннан тыгызрак, – ди Рәфис Ибраһимов. – Ел дәвамында тупланган барлык акчалар терлек азыгы сатып алуга китә. Печәнне үз көчебез белән әзерләдек, салам сатып алдык. Акчаларның күп өлеше фураж алуга китә.

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәте авыр. Моны фермер үзе дә таный. Әмма, алты ел элек сәүдәне ташлап, авыл хуҗалыгына кереп китүенә бер дә үкенми. Бу эш күңелемә хуш килә, ди Рәфис Ибраһимов.

Ләйсән Галимова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев