Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда «Созвездие – Йолдызлык 2021» фестиваленең беренче зона этабы уза

Бүген Баулы мәдәният йортында «Созвездие – Йолдызлык 2021» ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең беренче зона этабы башланды. Ул өч көн дәвам итәчәк.

Быел фестиваль Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланды. Өч көн дәвамында Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Азнакай, Бөгелмә, Ютазы, Әлмәт, Лениногорск һәм Баулы районнарыннан 700гә якын талантлы бала үз чыгышларын тәкъдим итәчәк. Катнашучыларның чыгышларына компетентлы жюри әгъзалары: Россия һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина, «Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, «Танцы на ТНТ» проектының хореографы Арсен Агамалян, Россиянең атказанган артисты һәм Татарстанның халык артисты Раилә Гарипова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айдар Гайнетдинов, Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театры труппасы мөдире Алинә Ивах, «Эфир» телекомпаниясенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Дмитрий Пивоваров, «Радость моя» каналының режиссеры Дмитрий Платонов, «Созвездие-Йолдызлык» Гран-при иясе Айдар Сөләйманов бәя бирәчәк.

«Менә бер ел сизелмичә дә үтеп китте, һәм без яңадан фестивальгә җыелдык. Без барыбыз да бу вакыйганы көтеп алдык, диде Зилә Сөнгатуллина. – Бу зур бәйрәм, республикабызның йөзе һәм горурлыгы».

Беренче булып сәхнәгә Бөгелмә районыннан килгән катнашучылар чыкты. Алар «Хореография», «Вокал-соло» номинацияләрендә чыгыш ясадылар. «Мятежный рух» балалар хореография студиясе тамашачыларны үзенең заманча биюе белән шатландырды.

«Бик үзенчәлекле бию әзерләдек, – дип сөйләде студия җитәкчесе Елена Якупова. Аны сигез кыз башкарды».

«Без яхшы чыгыш ясадык дип уйлыйм, әлбәттә, дулкынландык, – дип кушылды Аврора Акохова. – «Йолдызлык» фестивалендә беренче тапкыр катнашабыз. Безгә монда бик ошады».

Бөгелмәләрдән соң ютазылар һәм баулылар үз талантларын күрсәтәчәк. Алар турында без сезгә бераз соңрак сөйләрбез. Безнең яңалыкларны «Баулы-информ» сайтында күзәтеп барыгыз.

Ләйсән Галимова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев