Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда халык санын алу участоклары эшли

15 октябрьдән Бөтенроссия халык санын алу башланды. Баулыда “Ватан” үзәгендә, район үзәк китапханәсендә һәм Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында халык санны алу буенча стационар участоклар бар.

Участоклар иртәнге сәгать сигездән кичке сигезгә кадәр эшли. Баулының түбәнге өлешендә яшәүчеләр “Ватан” үзәгендәге участокка мөрәҗәгать итә ала.

Халык санын алуда катнашу өчен шәхси документлар таләп ителми.

Халык санын алучылар өйләр буйлап та йөри. 5нче участок контролеры Валентина Золотова әйтүенчә, халык санын алучыларны өйләренә кертергә теләмәүчеләр дә бар. Андый кешеләр  участокларга үзләре мөрәҗәгать итә ала.

Халык санын алуда катнашучының җаваплары планшетка кертелә, аннары QR-код бирелә.

Ял көннәрендә мондый участоклар иртәнге сәгать 10нан кичке бишкә кадәр эшләячәк.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев