Баулы районында уҗым чәчү ахырына якынлаша
Баулы районы авыл хуҗалыгы берләшмәләре 4,9 мең гектар мәйданга – уҗым бодае, 2,8 мең гектарга – тритикале, 620 гектарга көзге арыш чәчүне планлаштыра. Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматына караганда, бүгенге көндә көзге культуралар барлыгы 6,3 мең гектарга чәчелгән, бу планның 76 процентын тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Талипов “Баулы-информ” редакциясенә хәбәр иткәнчә, һава торышы чәчүне дәвам итәргә мөмкинлек бирә, туфракта дым күп. Атна дәвамында уҗым культуралары чәчүне төгәлләү күздә тотыла.
13 сентябрьгә булган мәгълүматка караганда, чәчүлекләргә кертергә 566 тонна (бер гектар чәчүлеккә 36,1 килограмм йогынты ясаучы матдә исәбеннән) минераль ашлама сатып алынган, аларның 366 тоннасы – азофоска, 200 тоннасы – диаммофоска.
Фото: /pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев