Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында ковидка каршы вакцинация дәвам итә

Стационар прививка кабинетларыннан тыш, күчмә медицина бригадалары да эшли. Алар предприятиеләр һәм учреждениеләр заявкалары буенча эш урыннарында вакцина ясый.

Поповка табиблык амбулаториясе хезмәткәрләре бүген иртән үк, хезмәткәрләргә вакцина ясар өчен, кече нефть компаниясенең производство базасына бардылар. Бу предприятиедә 40ка якын кеше прививка ясарга теләк белдергән, шуңа күрә, хезмәткәрләргә уңайлы булсын өчен, медиклар нефтьчеләрнең Алексеевкадан ерак түгел урмандагы эш урыннарына килергә булганнар.

Поповка табиблык амбулаториясе мөдире Владимир Стешов сүзләренә караганда, алар хезмәт күрсәтә торган зонада 1800 кеше яши, бүгенге көндә аларның 400е инде прививка ясаткан. Бүген бу саннар тагын 80 кешегә артырга тиеш.

Медиклар смена башланырга 30 минут кала эшли башладылар. Электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү мастеры Дамир Идиятуллин прививка ясатырга поликлиникага барырга, чиратта торырырга туры килмәвенә сөенә генә. Ул, башка коллегалары кебек үк, башта тиешле документларны тутырды, табиб кабул итүендә булды, һәм, аның рөхсәтен алып, вакытлыча прививка кабинетына әверелгән кабинетка узды. Процедурадан соң, ярты сәгать медиклар күзәтүендә булды.

“Прививка, ковид йога калса, аны җиңелрәк кичерергә ярдәм итәр, дип уйлыйм. Әлегә гаиләбездә авыручылар юк. Һәм мин, бу вакцина сәламәтлегебезне саклар, дип ышанам”.

Коллективта вакцинацияне алданрак узучылар да бар. Алар аны ничек кичерүләрен сөйләделәр.

“Мин прививканы апрельдә үк ясаттым, ике компонентын да алдым, – дип сөйләде безгә Илкам Зарипов. – Беренче дозадан соң бернәрсә дә сизмәдем. Ә икенчесеннән соң ике көн температурам күтәрелде, эчем авыртты. Һәр кеше вакцинаны үзенчә кичерә. Тик мин аны ясатуыма үкенмим. Авырып, хастаханәдә ятканчы, ике көн генә авырып алу яхшырак, дип уйлыйм”.

Поповка амбулаториясе хезмәткәрләре Владимир Стешов җитәкчелегендә көннең икенче яртысында Татар Кандызына бара.

 

Автор фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев