Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Баулы-информ” укучыларына бүләк өләшә

“Баулы-информ” мультимедиа редакциясе район газетасына язылучылар арасында “Сәламәт булыгыз” акциясен игълан иткән иде. Кичә редакция инстаграмының туры эфирында “Целитель” медицина клиникасына сертификатлар уйнатылды, җиңүчеләрнең исемнәре ачыкланды. Бүген аларга бүләкләр тапшырылды.

Акция кагыйдәләре буенча, 2021 елның икенче яртыеллыгына “Хезмәткә дан” (“Слава труду”) газетасына язылырга һәм, 30 июньгә кадәр, редакциягә шалтыратып, бүләк уйнатуда катнашуга теркәлергә кирәк иде.

Акция дәвамында баулылар район газетасына актив рәвештә язылдылар, абунәне ике меңгә якын кеше рәсмиләштерде. Шуларның өч йөздән артыгы бүләк уйнатуда теркәлде. Алар арасында “Целитель” медицина клиникасына сертификатлар уйнатылды.

2021 елның икенче яртыеллыгына “Хезмәткә дан” (“Слава труду”) газетасына язылган биш райондашыбыз – Баулы шәһәреннән Татьяна Маликова, Раушания Сәмыйкова, Гөлсылу Мәһадиева, Гөлсинә Фәррахова, Кызылъяр авылыннан Әвгать Галимов – 1000әр мең сумлык сертификатлар отты.

Бүген җиңүчеләргә сертификатлар тапшырылды.

ФОТО: Ләйсән Галимова

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев