Кызылъярда, авыл мәдәният йорты каршында узган көздә парк төзелә башлады. Эшләрне җәй дәвамында төгәлләү планлаштырыла.
Әлеге парк Кызылъяр авыл җирлеге 2019 елда откан 500 мең сум грант акчасына төзелә. Көз көне биредә әзерлек эшләре башкарылган, асфальт җәелгән. Яз көне территориягә арка, эскәмияләр, балалар өчен атынгычлар куелган.
Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина сүзләренә караганда, тиздән паркта яктырткычлар да куелачак. Шулай ук анда туя һәм миләш агачлары утырту да күздә тотыла.
Нет комментариев