Баулылар картинг буенча ярышларда катнаштылар
Төп тема

Баулылар картинг буенча ярышларда катнаштылар

Сарманда кышкы картинг буенча Татарстанның көньяк-көнчыгышы беренчелегенең бишенче этабы узды, анда Баулының "Пегас" картинг-клубыннан ун пилот катнашты.

Гомумкоманда зачетында "Пегас" картинг-клубы җиде команда арасында өченче урынны яулады. Шәхси беренчелектә "Пегас" картинг-клубы яшьләренең нәтиҗәләре түбәндәгечә:

"Хонда" классында 1 урын - Денис Романов;

"Кадет" классында 4 урын - Шакир Хәлфетдинов;

"Супер Мини" классында 5 урын -Рушан Шәйхуллин;

"Национальный" классында 5 һәм 6 урыннар - Артур Гәрәев һәм Ленир Хәбипов;

"Чезет" классында 4 һәм 5 урыннар - Павел Павловский һәм Илдар Хәмидуллин;

"Ротакс Макс Юниор" классында 5 урын - Эмиль Алаев.

«Пегас» картинг-клубы җитәкчесе Азат Арсланов Сарман районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


Нет комментариев