Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулылар армия турында сөйли

    Хәзерге вакытта армиягә җыенучы егетләрнең Россия Кораллы көчләре турындагы күзаллаулары элекке дембельләр сөйләве нигезендә генә формалашмый. Төрле заман солдатларының армия хезмәте турындагы тарихлары төрлечә.

    Армиягә барганда, аңа булган мөнәсәбәтең уңай булырга тиеш, дигән фикер белән килешми мөмкин түгел. Чөнки 12 ай дәвамында тормышының кайсы якка үзгәрүе, нигездә, призывникның үзеннән тора. Баулы районы егетләре һәм ир-егетләре Россия Кораллы көчләре сафларындагы хезмәт еллары турында бәян иттеләр.

    Марс Ганиев, 42 яшь:

    – Мин армиягә Октябрьский шәһәренең 56нчы һөнәри лицеен тәмамлагач киттем. Мин хәтта эшләп алырга да өлгердем: Яңа Чүте авылында бер ай тракторчы булып эшләдем. Мин Икенче Чечен сугышы барган елларда, 1998-2000 елларда хезмәт иттем, БТР-80 механик-йөртүчесе булдым. Безнең часть Ставропольдә урнашкан иде.

    Минем белән Татарстаннан шактый кеше хезмәт итте. Казан, Буа, Яр Чаллы егетләре. Алар белән элемтәдә торам, шалтыратып, бәйрәмнәр белән котлашабыз.

    Кайбер егетләр фикеренчә, армиядә хезмәт итү – вакытны бушка үткәрү. Мин моның белән килешмим. Армия кешене чыныктыра, көчле булырга өйрәтә. Йомшак холыклы кешегә кайда да кыен, армиядә генә түгел. “Дедовщина” да бар җирдә, хәтта мәктәптә дә бар. Шуңа күрә үзеңне, холкыңны тәрбияләргә кирәк, һәм, билгеле инде, спорт белән шөгыльләнергә.

     

     

    Нәсим Әхмәтов, 29 яшь:

    – Армиягә чакыру кәгазе килү минем өчен көтелмәгән хәл булды. Мин әле мәктәпне генә тәмамлаган идем, көзге чакырылышка эләктем. Хезмәт итәргә барачагымны белгәч, бераз шок хәлендә булдым. Яңа тормыш нәкъ яңа ел алдынан башланды. Армия хезмәтен мин бөтенләй башкача күз алдыма китергән идем. Кыш көне кар көрәтерләр, җәен траншея казытырлар, елга берничә тапкыр гына чын автомат бирерләр, дип уйладым. Тик барысы да башкача булып чыкты. Миңа уңыш елмайды, дип әйтергә була: мин Россия эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләр спецназына эләктем.

    Яшермим: башта кыен булды, мораль яктан аеруча. Без интенсив рәвештә физик әзерлек уздык. Берничә ай узгач, җиңелрәк була башлады. Хезмәт итәргә җыенучы егетләргә мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәм: физик әзерлек югары дәрәҗәдә булу гына җитми, авыр сынауларга һәм тренировкаларга мораль яктан әзер булырга кирәк.

    Армия тормышы расписание буенча бара. Мин башта яңа йокы режимына ияләшә алмый интектем – кичке сәгать унда ятып, иртәнге сәгать алтыда торырыга кирәк иде. Шулай да, йокы туйсын өчен, яңа режимга күнегергә туры килде. Нәкъ менә шул мине дисциплинага өйрәтте.

     

    Салават Юнысов, 22 яшь:

    – Армиягә чакыру кәгазе килгәндә, мин университетның беренче курсында юриспруденция белгечлеге буенча укый идем. Армиягә язгы чакырылышта киттем. Мин Курск шәһәрендә ракета һәм артиллерия гаскәрләренең ракета бригадасында хезмәт иттем.

    Мин КамАЗ йөртүче булып хезмәт иттем, ул ракета комплекслары өчен платформа булып тора иде. Билгеле, башта авыр хәрби КамАЗ руленә утыру куркытты, тора-бара бу техниканы өйрәндем. Машина яхшы, ышанычлы, миңа ошый иде. Гомумән, мин яңа тормышка тиз ияләштем. Яңа дуслар барлыкка килде – без Татарстаннан утызлап кеше идек. Бергә хезмәт иткән егетләрнең кайберләре белән әле дә элемтәдә торам.

    Хезмәт итәргәме-юкмы дип, икеләнеп торган егетләргә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәм: армиягә барырга куркып тормаска кирәк. Холкыңны чыныктыру, чын ир-ат булыр өчен, армия хезмәтендә булу зарур.

    Фото: pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: