Баулы районы авылларында өмәләр узды
Төп тема

Баулы районы авылларында өмәләр узды

Томбарлы авыл җирлеге халкы зиратларны төзекләндерү акциясенә кушылган.

Томбарлы авыл җирлегенә керә торган Татар Томбарлы һәм Шәмәй авылларында зиратларны төзекләндерү өмәләре узган. Алдан, өмә турында социаль челтәр аша халыкка хәбәр ителгән булган.

Авыл кешеләре зираттагы каберлекләрне чистартканнар, корыган агачларны кисеп чыгарганнар. Техниканы "Берлек" җәмгыяте биргән һәм Рубин Бәдриев үзенең тракторы, арбасы белән ярдәм иткән.

"Аллага шөкер, өмә өчен көн бик матур булды, — ди Татар Томбарлы авылы китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова. — Кызганычка каршы, кеше генә аз иде. Өмә саен бер үк кешеләр йөри. Югыйсә, барыбыз да килергә тиеш урын бит бу. Кайбер каберләрне күреп, йөрәк әрни, туганнары булып та, каралмаган, чистартылмаган. Өмәдә катнашучыларга зур рәхмәт! Үз изгелекләре үзләренә артыгы белән әйләнеп кайтсын".

Чыганак: https://vk.com/tumbarla


#Бавлыинформ

Нет комментариев