Баулы музейларында Пушкин картасы кулланыла башлады
Төп тема

Баулы музейларында Пушкин картасы кулланыла башлады

Буген Баулы музейлары Пушкин картасы ярдәмендә билетлар сатып алган беренче яшьләр төркемен кабул итте. Бу хакта «Баулы-информ» редакциясенә Баулы туган як музее фәнни хезмәткәре Кадрия Гыймазова хәбәр итте.

Мөслим районы Тойгелде мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары шәһәребезнең туган як музеена һәм Фәнис Яруллинның  Кызыльяр авылындагы музей-йортына экскурсиягә килделәр. Алар билетларны  Пушкин картасын кулланып алган. Укучылар белән бергә укытучылары Рушания Дәүләтова, әти-әниләре, түбәнрәк сыйныфларда укучы эне-сеңелләре дә килгән иде.

 

Ләйсән Галимова

Фото: Туган як музее


Нет комментариев