Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы әби-бабайлары ут уйнатты

Бүген Татар Томбарлысы авылында Әбиләр Сабан туе узды.

Татар Томбарлысы авылында Баулы районының башка бер генә җирлегендә дә үткәрелми торган Әбиләр Сабан туе булды. Чулпан Ханипов безгә аның тарихын сөйләде.
"Безнең авылда бу Сабан туен беренче тапкыр 1965 елда Кәшфетдин Солтанов исемле кеше оештырган иде. Минем 2нче класста укыган чак. Район Сабан туена бара алмый калган балалар һәм картларны җыеп, ындыр табагында Әбиләр Сабан туе үткәрде. Уеннар уйнатып, бүләкләр бирде. Шуннан бирле авылыбызда ел саен Әбиләр Сабан туе үткәрелә. Минем аны бер дә калдырганым юк. Хәзер аны  район Сабан туеннан соң бер атна узгач үткәрәләр", — дип сөйләде ул.
Ботаклары җиргә тиеп торган зур, калын кәүсәле каенның төбе – сәхнә, ә каршыдагы каеннарның күләгәсе тамашачылар урыны булды. Томбарлы әбиләре авылдашлары һәм Баулы мәдәният йорты артистлары, "Умырзая" ансамбле чыгышларын һәм уеннарны каеннар күләгәсендә рәхәтләнеп җиргә утырып карадылар.
Сабан туен ачу тантанасында авылның иң өлкән яшьтәге кешесенә — тагын бер айдан 99 яшен тутырачак Ямал апа Шәраповага — бүләк тапшырдылар.
Бәйрәм җыр-биюләргә, төрле уеннар һәм конкурсларга бай булды. Әбиләр ялындырып тормадылар, рәхәтләнеп уеннарда катнаштылар.  Бабайлар да кимен куймады. 90 яшьлек Гамир ага Юзаев Сабан туе буена биеде, аркан тартышуга да чыкты.
Чүлмәк вату, кашык белән йомырка кабып, көянтә-чиләк белән йөгерү, аркан тартышу, катыктан тимер акча эзләү кебек гадәти уеннардан тыш, Әбиләр Сабан туенда башка үзенчәлекле уеннар шактый булды. Мәсәлән, әбиләр һәм балалар атта чаптылар. Әлбәттә, чын түгел, уенчык атларда. Аннары капчык белән түгел, ә мендәр белән сугыштылар. Табактагы суда бию, чүлмәк куелган табагач тотып йөгерү уены да бар Әбиләр Сабан туенда.
Бәйрәмгә җыелган барлык әйберләрны ахырда, халыкны биетеп, катнашучыларга таратып бетерделәр.
Заманында район Сабан туена бара алмаганнарның күңелләрен күтәрү максаты белән оештырылган бу игелекле чара әле дә булса үз рухын югалтмый. Аңа ниндидер бер җылылык, ихласлык хас. Авыл мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре аны бик тә күңелле итеп үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ #әбиләрсабантуе