Янгында кеше һәлак булган
Пәнҗешәмбе төнге сәгать икедә янгын сүндерүчеләргә Поповка авылында ике катлы күп фатирлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр кергән.
Янгын сүндерүчеләр ут чыккан икенче каттагы фатирда тәне өлешчә янган ирне табып алган. Ул - 1989 елгы бер кайда да эшләмәүче фатир хуҗасы. Аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып киткәннәр. Ә менә кунагы, 1952 елгы авылдашы, һәлак булган. Башлангыч фараз буенча, янгын тәмәке тарту сәбәпле чыккан булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев