Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе 14 яшьлек малай үлеме буенча тикшерү эшләрен башлаган.
Баланы электр тогы суккан. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте http://www.bashinform.ru/news/1275785-v-ufe-shkolnika-ubilo-tokom/
“19 февральдә бала өендә компьютерның система блогына орынган һәм һәлак булган. Блок ачык торган булган”, — дип хәбәр иткәннәр ведомствода.
Тикшерүчеләр фаҗига булган урынны караган. Судмедэкспертиза билгеләнгән. Хәзер баланың туганнарын сораштыралар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/-und-rt-yashlek-malayny-m-kt-pt-tok-sugyp-terg-n/
Фото https://pixabay
Нет комментариев