Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Тикшерүчеләр Бөгелмә эшкуарына карата кузгатылган җинаять эшен кире кагу белән риза түгел

Хокук сакчылары фикеренчә, әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен җентекләп өйрәнергә кирәк.

Тикшерү комитеты талаучыларны үтергән Бөгелмә эшкуарына карата кузгатылган җинаять эшен кире кагу белән риза булмыйча шикаять бирәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итте.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы 12 сентябрь иртәсендә Бөгелмә эшкуары Евгений Деданин өенә битлек кигән талаучылар бәреп керү хакында хәбәр иткән иде. Җинаятьчеләр йорт хуҗасын, аның хатынын һәм Деданиннарның гаилә дусларын бәйләп сала.

Деданин һәм аның дусты баудан ычкына ала. Җинаятьчеләргә каршылык күрсәткән вакытта эшкуар, пычак алып, аларның һәркайсына берничә мәртәбә кадый. Алган җәрәхәтләрдән ир-атлар һәлак була.

Һөҗүм итүчеләрнең нинди шартларда үлүен билгеләргә ярдәм итәргә тиешле барлык экспертизаларны үткәрү өчен, Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе тикшерү органнары тарафыннан Евгений Деданинга карата җинаять эше кузгатыла.

Тикшерүчеләр фикеренчә, әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен җентекләп анализларга кирәк. Моны җинаять эше кузгатмый торып, өстәмә рәвештә тикшерү процессында гына башкару мөмкин түгел.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/15/171620/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев