Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Татарстанда машина шоферы белән боз астына киткән

Мамадыш районының Сотово авылында УАЗ автомобиле боз астына киткән.

УАЗ автомобилендә ике ир кеше булган, берсе бозлы судан үзе йөзеп чыккан, аны коткаручылар каршы алып, медицина ярдәме күрсәткәннәр. Икенче ир-атның язмышы әлегә билгесез.

Алдан фаразлар буенча алар Кама елгасы буенда балыкчы дусларын көткәннәр, борылыш ясаган вакытта автомобиль суга төшкән, шуннан соң боз астына киткән.

Хәзерге вакытта коткаручылар отряды һәм МЧС хезмәткәрләре эшли.

Чыганак: Хезмәт даны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев