Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Үсмер малай әтисенең машинасын урлаган һәм бәрелеп үлгән

15 һәм 12 яшьлек ике үсмер рөхсәт сорамыйча гына, иномарканы алып чыгып китеп, трассада сынап карамакчы булганнар.

Башкортстанның Туймазы районында 2 ноябрьдә юл һәлакәтендә 15 яшьлек үсмер малай үлгән. Башкортстан ЮХИДИ мәгълүматы буенча, авария 06.30 сәгатьтә Самара-Уфа-Чиләбе юлының 1290нчы километрында була.

Октябрьск шәһәрендә яшәүче 15 яшьлек үсмер әтисеннән рөхсәт сорамыйча гына, төнлә белән Renault Sandero машинасына утырып чыгып китә. Ул иптәше белән машинада йөреп кайтырга җыена.

Рульдә 15 яшьлек үсмер үзе, 12 яшьлек иптәше пассажир утыргычында була. Иптәш малай сүзләренчә, дуслар машинаны федераль трассада сынап карарга баралар.

Үсмерләр машинаның тизлеген сәгатенә 160 километрга кадәр җиткереп куалар. Аннары рульдәге үсмер идарәсен югалта һәм машина юл кырыендагы коймага бәрелә, машина әйләнеп каплана. Авариядән соң имгәнгән ике малайны да хастаханәгә илтәләр. Машина белән идарә иткән 15 яшьлек малай — тугызынчы сыйныф укучысы — хастаханәдә вафат була.


Фото: https://www.bashinform.ru

Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/03-11-2020/160-km-s-g-bel-n-kugan-smer-malay-tisene-mashinasyn-urlagan-m-b-relep-lg-n-5783057

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев