Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Шереметьевода очкычтагы янгында 13 кеше һәлак булган

Очкычта 73 пассажир һәм биш экипаж әгъзасы булганлыгы хәбәр ителә.

Шереметьево аэропортында авария хәлендәге очкычта янгын чыгу сәбәпле кимендә 13 кеше, шул исәптән ике бала һәлак булган, алты кеше зыян күргән, дип яза ТАСС. 

  • "Аэрофлот" компаниясе очкычы Мәскәүнең Шереметьево аэропортына төшкәндә яна башлаган. Ул Мурманск шәһәрендә очарга тиеш булган, әмма, янгын чыгу сәбәпле, кире борылырга мәҗбүр булган. ТАСС хәбәр иткәнчә, очкыч бортында алты кеше зыян күргән, Интерфакс агентлыгы исә һәлак булучылар да бар дип яза. РИА Новости агентлыгы янгын электр җиһазлары ватык булу сәбәпле чыккан дип фаразлый. "Очкыч куркынычсызлыгы буенча законнарның үтәлешен тикшерү буенча прокурор тикшерүе билгеләнгән", - дип яза РИА Новости. 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/sheremetevoda-ochkychtagy-yangynda-13-keshe-lak-bulgan/

Фото: видеодан скриншот 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев