Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Ростов өлкәсендә күп катлы йортта шартлау булган

Иртәнге алтыда Ростов өлкәсендәге Шахты шәһәренең Хабаров урамындагы йортының тугызынчы катында көчле шартлау булган. Ике кат җимерелгән. Газ шартлаган дип фаразлана.

ТАСС хәбәр итүенчә, бер хатын-кыз үлгәне билгеле. 13 кеше тән җәрәхәтләре алган, бишесе хастаханәгә җибәрелгән.

МЧС җимерекләр астында кешеләр калырга мөмкин дип фаразлый. Хәрабәләр астыннан ике яшьлек бала һәм аның анасын коткарганнар. Тагын дүрт кеше җимерекләр астында булуы мөмкин дип фаразлана.

Йортта яшәгән 140 кеше эвакуацияләнгән. Фаҗига булган урынга губернатор Василий Голубей килгән.

Фото: Шахты шәһәренең Вконтактедагы төркеме

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/rostov-lk-sene-shakhty-sh-rend-k-p-katly-yortta-shartlau-bulgan-kh-rab-l-r-astynda-keshel-r-kalgan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев