Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Мунчада ис тигән авылдашларын коткарганда фельдшер һәлак булган

Авыл халкы батыр табибны онытырга җыенмый.

Башкортстанның Чишмә районында Петряево авылында фельдшер һәлак булган. Валентина Якимова мунчада ис тигән авылдашын коткара, тик үзе төтен белән агуланып үлә. Хәзер авыл халкы урамнарның берсенә батыр табиб исемен бирергә кирәк дип саный. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

27 февральдә Валентина Якимованың күршесендә яшәүче ир-атка мунчада ис тия. Павел Сидоров төтен белән агулана. Аны әнисе таба. Әни кеше күршедә яши торган фельдшер Валентина Якимовага шалтырата.

Фельдшер килгәндә ир-атны да, аның әнисен дә коткарырга кирәк булуы ачыклана. Ашыгыч ярдәм килгәнче, фельдшер зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтә. Адреналин уколы кадагач, Павел Сидоров исән кала. Ләкин йорт хуҗабикәсенә дә, фельдшерның үзенә дә ярдәм итә алмыйлар, алар икесе дә үлә.

«Әни ята иде, Валя апа урындыкта утырып тора. Монда ампулалар да калган әле, тагын башка дарулар, уколлар, шприцлар бар иде», — ди Павел Сидоров.

Валентина Якимова туган авылы Петряевода 26 ел фельдшер булып эшли. Ул көндез дә, төнлә дә авылдашларына ярдәм итеп тора. 1 мартта Валентина күптән көтеп алган отпускка чыгып, кызы янына Санкт-Петербургка барырга җыенган.

«Бик күңелсез инде, буш. Без әле дә аның булмавын аңлап җиткерә алмыйбыз», — ди Марина Синягаева.

Авыл халкы батыр табибны онытырга җыенмый. Тау асты урамын Валентина Якимова исеменә алмаштырырга тәкъдим итәләр. Валентина шушы урамда туып-үскән, диелә хәбәрдә.

Фото: pixabay.com


Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/munchada-is-tign-avyldashlaryn-kotkarganda-feldsher-lak-bulgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев