Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Әлмәттә канализация чокырында ике эшче үлгән

Әлмәттә Биләр урамында ике ир-ат канализация чокырына егылып төшкән. Бу хактагы мәгълүмат бүген шәһәрнең оператив хезмәтләр пультына алынган.

ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ачыклаганча, 32 яшьлек һәм 26 яшьлек ике әлмәтле канализация люгында эшләгәндә билгесез газ белән агуланганнар һәм җыелган суга егылганнар. Фаҗига иртәнге 09.14 сәгатьтән соң булган.

Коткаручылар ир-атларның мәетләрен чыгарган. Фаҗига урынында Әлмәт янгын-коткару гарнизонының оператив төркеме, коткаручылар эшли, дип хәбәр итәләр министрлыкта. Эшчеләр үлеменә китергән сәбәпләр ачыклана, дип хәбәр итә, «Татар-информ».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев