Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Күрше районда урамнан үтеп барган ир-атны акча өчен кыйнап үтергәннәр

Бөгелмәнең 28 һәм 29 яшьлек ике кешесенә каршы, «талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Җинаятьчеләр 58 яшьлек ир-атка Петровский урамындагы 30нчы йорт янында һөҗүм иткәннәр.  Яшь кешеләр зыян күрүчене кыйнаган һәм акча таләп итеп, пычак белән янаган. Күп санлы сугулардан соң  ир егылган һәм суламый башлаган. Шуннан соң гына куркып калган һөҗүмчеләр качкан. Җирле халыкны сораштырып, хокук сакчылары шикләнелүчеләрне тоткарлаган. Хәзер элек хөкем ителгән җинаятьчеләр сак астында. Аларга 10 елга кадәр колония куркынычы яный.

https://tatar-today.ru

Фото http://poima360.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев