Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Краснодарда сигез катлы йортта 64 фатир янып беткән

Янгын бик тиз арада йортны чолгап алган.

13 сентябрьгә каршы төндә Краснодар шәһәренең Россия урамында сигез катлы йортта зур янгын булды. Янгынны дрон белән видеога төшергәннәр. Бу кадрларны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы күрсәтте.

Янгын төнлә 2.15 сәгатьтә башлана. Бу йортта 384 фатир, коммерцияле мәйданнар урнашкан. Ут бөтен югары катны чолгап ала, янгын 4400 квадрат метр мәйданда дөрли. Иртәнге 7.43 сәгатьтә тә генә утны тулысынча сүндерәләр.

Янгын вакытында барлыгы 64 фатир яна. 300 ләп кеше йорт-җирсез кала, аларны «Кавказ» кунакханәсенә урнаштырганнар.

Соңгы мәгълүматлар буенча, янгын электр үткәргече ватык булудан килеп чыгуы ихтимал. Хәзерге вакытта фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Төбәк прокуратурасы тикшерү эшләре башлаган.

Краснодар өлкәсе губернаторы Вениамин Кондратьев сүзләренчә, янгын чыккан йорт рөхсәтсез төзелгән булуы ихтимал.

Чыгпанак:  https://intertat.tatar/news/incident/14-09-2020/krasnodarda-sigez-katly-yortta-64-fatir-yanyp-betk-n-5771123

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев