Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Каракларны үтергән Бөгелмә эшмәкәренә карата ачылган җинаять эшен Прокуратура кире каккан

Прокуратура фикеренчә, Тикшерү комитетының җинаять эше ачу турындагы карары законлы түгел һәм кире кагылырга тиеш.

Каракларны үтергән Бөгелмә эшмәкәренә карата җинаять эше ачу турындагы карарны Татарстан Республикасы Прокуратурасы  кире какты. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткән.

Татарстан Республикасы Прокуратурасы фикеренчә, Тикшерү комитетының җинаять эше ачу турындагы карары законлы түгел һәм гамәлдән чыгарылырга тиеш.

12 сентябрь иртәсендә битлекләр кигән һәм коралланган ике карак Бөгелмәдә танылган эшмәкәр Евгений Деданин йортына басып кергән. Ирне, аның хатынын һәм аларда кунакта булган дустын бәйләгәннәр. Деданин һәм аның дусты котыла алган. Ир-атлар арасында чыккан сугыш вакытында, эшмәкәр пычак алган һәм җинаятьчеләргә берничә мәртәбә кадаган. Алган яралардан ике карак вафат булган. Өченчесе качып котылган.

Әлеге факт буенча Евгений Деданинга карата “Саклануның тиешле чикләрен узып үтерү” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Шул ук вакытта Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы Деданиннар гаиләсенә һөҗүм итү буенча, “Талау” маддәсе нигезендә дә җинаять эше ачкан.

Татарстан Прокуратурасы мәгълүматлары буенча, РФ Җинаять кодексының 37 маддәсенең беренче бүлеге нигезендә, берничә очракта көч куллану җинаять булып саналмый. Саклану кирәк булган вакытта, сакланучының яки башка кешеләрнең шәхесен һәм хокукларын, җәмгыятьнең яки дәүләтнең закон белән якланган мәнфәгатьләрен куркыныч җинаятьчедән яки башка заттан яклаганда, әгәр бу җинаять көчләү булса, сакланучы яки башка затның гомеренә куркыныч тудырса, җинаятьчегә зыян салу, җинаять булмый.

https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/13/171488/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев