Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Сөрем газы белән агуланып, ике ир-ат һәлак булган

Һәлак булганнарның шәхесләре һәм фаҗиганең төгәл сәбәпләре билгеләнә.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда ике ир-ат шәхси йортта ис газы белән агуланып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
15 февральдә 21.05 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына Нурлатның Урман урамында шәхси йортта ике кешенең газ белән агулануы турында хәбәр килгән.
Урынга килгән ашыгыч хезмәтләр вәкилләре ике ир-атның гәүдәсен табып алган.
Һәлак булганнарның шәхесләре һәм фаҗиганең төгәл сәбәбе билгеләнә. Урында газ хезмәте белгечләре эшли.
https://tatar-inform.tatar/news/incident/16-02-2020/tatarstanda-sh-hsi-yortta-is-gazy-bel-n-agulanyp-ike-ir-at-lak-bulgan-5722989

Фото https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев