Елгада ир-ат мәете табылган
23 апрельдә Кандыз елгасында 1979 елгы ир-ат мәете табылган. Бу хәлгә Россия тикшерү комитеты Татарстан тикшерү идарәсенең Азнакай районара тикшерү бүлеге тикшерүчесе Алия Хәмидуллина аңлатма бирде.
Спикер сүзләренчә, ир-атның кем булуы ачыкланган, үлемнең башлангыч сәбәбе – суга бату. Төгәл сәбәбе тикшерүләр нәтиҗәләреннән соң билгеле булачак. Бу факт буенча тикшерү бара
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев