Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Чаллыда 14 яшьлек кыз җиденче каттан егылып төшеп һәлак булган

Шаһитлар моның суицид булмавын әйтә.

Чаллының Мәләкәс аръягы микрорайонында — 21 комплекста (Комсомол районында) унбиш яшьлек кыз җиденче кат тәрәзәсеннән егылып төшеп вафат булган. Бу вакыйганың шаһиты — «Интертат» журналисты Гөлназ Хәбибуллина.

Шаһитлар моның суицид булмавын әйтә, фаҗига дип фаразлый, чөнки кызның бер танышы аның тәрәзә төбендә песи белән уйнап утырганын күргән булган. Ниндидер сәбәп аркасында ул ачык тәрәзәдән егылып төшеп киткән. "Татар-информ" чыганага бәлки ул селфи ясагандыр дигән фараз җиткергән.

Кыз башта «Пяторочка» кибете козырегына төшкән. Ашыгыч ярдәм килгәч, шунда менеп караганнар, кыз әле исән булган, кызганыч, аны коткарып кала алмаганнар.

МЧС, ашыгыч ярдәм машиналары тиз арада килеп җиткән. Кызның әтисе шунда ук диярлек фаҗига булган урынга килеп җиткән, ул шок хәлендә иде, дип хәбәр итте Гөлназ Хәбибуллина.

Фаҗига булган урында судмедэкспертлар эшли.

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев