Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Чаллыда бер фатирда өч мәет табылган

Гаилә Баулы районына күченергә планлаштырган, әмма гаилә башлыгына әлеге идея ошамаган һәм ул күчеп китүгә катгый рәвештә каршы чыккан. Гаилә конфликты фаҗигагә китергән.

(Чаллы, 24 май, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда өч кешенең үлеменә бәйле эштә гаиләдәге конфликт төп версия буларак карала. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Чаллы шәһәрендәге бүлекчәсеннән хәбәр иттеләр.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, Яңа шәһәрнең 49нчы комплексында өч кешедән торган гаиләнең үлемендә гаилә башлыгының яшәү урынын алыштырырга теләмәве төп сәбәп булырга мөмкин.

Өч кешедән торган гаилә (62 яшьлек ир-ат, 54 яшьлек хатын-кыз һәм аларның 34 яшьлек уллары) Баулы районына шәхси йортка (биредә аларның тагын бер уллары гомер кичергән) күченергә ниятләгән. Әмма гаилә башлыгына әлеге идея ошамаган һәм ул күчеп китәргә теләмәгән. Тикшерүчеләр фаразлавынча, конфликт нәкъ менә шул сәбәпле килеп чыккан булырга мөмкин.

Гаилә әгъзаларының берсе, ике кешене үтереп, соңыннан үз-үзенә кул салуына бәйле версияне ишекне ватып керү эзләре булмавы һәм мәетләрнең яткан урыннары да раслый: әни кеше һәм улының мәете йокы бүлмәсендә табылган. Аларның тәнендә пычак ярасы бар. Әтиләренең мәетен исә ваннадан табып алганнар. Ул үз-үзенә кул салган булырга мөмкин.

«Хәзерге вакытта гаилә әгъзаларының психик тайпылышлары булганмы-юкмы икәнлеге тикшерелә. Туганнары раславынча, әтисе һәм улы психиатрда исәптә торган булырга мөмкин», - дип хәбәр итте хокук саклау органнарындагы чыганак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/24/186849/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев