Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Быел Татарстанда ел башыннан бирле 14 кеше суга батып үлгән

Белгечләр фикеренчә, тиеш булмаган урыннарда су коену, шулай ук исерек килеш суга керү аяныч нәтиҗәләргә китерә.

Быел Татарстанда ел башыннан бирле 14 кеше суга батып үлгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстан Республикасының кечкенә көймәләр буенча Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.

“Статистика буенча карасак, тиеш булмаган урыннарда су коену, шулай ук исерек килеш суга керү аяныч нәтиҗәләргә китерә. Быел су коену чорында җиде кеше суга батып үлде. Соңгы биш елдагы фаҗагилар санын карасак, динамика кимүгә таба бара. 2013 елда суга батып 185 кеше үлсә, 2018 елда 97 кешебезне югалттык”, - дип статистик мәгълүмат бирде ул.

Батучалар саны нигездә су коену чорына туры килә. Бу вакытта инспекторлар кешеләр ял итә торган урыннарда булалар, су коенырга ярамаган урыннарга белдерүләр язып эләләр, әңгәмәләр уздыралар. Инспектор балалар белән профилиатик чаралар уздырылуына басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ