Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Әбинең сәламәт аягын ботыннан кисеп ташлаганнар

Пенсионер хатынның уң аяк табанында гангрена башланган булган.

Воронежда олы яшьтәге хатынның сәламәт аягын ампутацияләгәннәр. Табиблар әбинең авыру аягын кисәргә тиеш булган. Хәзер аның туганнары хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Воронеждагы матбугат чаралары әбинең уң аяк табанында гангрена башлаган дип яза. Олы яшьтәге хатынның кан тамырлары авыру булган, шуңа күрә аягы белән проблемалар килеп чыга. Әбигә аягының гангрена башланган урынын ампутацияләү өчен юллама бирәләр.

Ләкин әби операциядән чыккач, коточкыч хәл ачыклана. Пенсионер хатынның сәламәт аягын ботына кадәр кисеп атканнар. Туганнары шул хакта сөйли.

«Тикшерү комитеты процессуаль эшләр башлады. Документлар алынды, судмедэкспертиза билгеләнде. Тикшерүчеләр медицина хезмәткәрләрен, әбинең туганнарын, аның белән палатада яткан кешеләрне сораштыра», — дип әйткәннәр Воронеж өлкәсе буенча Тикшерү комитеты идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/bine-s-lam-t-ayagyn-botynnan-kisep-tashlagannar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев