Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Бөгелмә районында “КАМАЗ” белән авариядә өч бала имгәнгән

Йөк машинасы артка чигенгәндә, ике җиңел машинаны бәрдергән.

Бөгелмә районында “КАМАЗ” белән юл-транспорт һәлакәтендә өч

бала зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртән Забуговорка авылының Заречная урамында йөк

машинасы йөртүчесе артка чигенгәндә, арттан килүче автомобильләрне күрмәгән. Нәтиҗәдә “КАМАЗ” артта булган Чиләбе өлкәсе номерлары белән “Ниссан Альмера” һәм Башкортстаннан “Киа Рио”ны бәрдергән.

Һәлакәттә дүрт кеше имгәнгән. Шуларның өчесе балалар. 64нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре җиңел машиналарның аккумуляторларын сүндергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев