Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Баулылы хатынына үтерү белән янаган

Гаиләдә кыйналып яшәүче хатын-кызлар еш кына бу хакта беркемгә дә сөйләми. Уба авылында ире кыйнаган хатын-кыз исә дәшми кала алмаган, полициягә гариза язган. Баулы шәһәр прокуроры урынбасары Максим Жолобов “Хезмәткә дан” газетасына әлеге эш турында мәгълүмат бирде.

Уба авылында яшәүче И. 7 октябрь кичендә үз өендә, исерек хәлдә, тормыш иптәшенең башына, битенә, күкрәгенә, кулларына йодрыгы белән суккан һәм, муеныннан эләктереп алып, буа башлаган, үтерү белән янаган. Хатын-кыз, гомере өчен куркып, хокук саклау органнарына гариза язган.

Гаепләнүче И. башлангыч тикшерү һәм суд тикшерүе барышында гаебен тулысынча таныган.

 Мировой судья хөкем карары белән И. РФ Җинаятьләр кодексының 119нчы маддәсе 1нче өлешендә каралган җинаятьне  (үтерү белән янау) кылуда гаепле дип табылган. Аңа биш айга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза һәм чикләүләр билгеләнгән: ул махсус дәүләт органы рөхсәтеннән башка яшәү урынын алыштырырга, Баулы муниципаль районыннан китәргә, кеше күп була торган чараларага барырга, кичке сәгать уннан иртәнге бишкә кадәр өеннән чыгарга тиеш түгел, махсус дәүләт органында теркәлүе зарур.

ТР Баулы шәһәр прокуратурасы мировой судьяның хөкем карары белән ризалашкан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев