Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Баулыда базар җәнҗалыннан соң Зәйнулла бабай җан биргән

Татарстанның Баулы шәһәрендәге базарда бәрәңге сатып торган 82 яшьлек Зәйнулла Әбләевтан салым җыючы Роберт Сәлимов дорфа рәвештә 50 сум акча таләп иткән. Үзәк базардан куып чыгарылган бабай нәтиҗәдә йөрәк өянәгеннән җан биргән.

Җәнҗал 16 майда купкан. Татарстанның Баулы шәһәренең үзәк базары тирәсендә пенсионер, әби-чәбиләр өчен үзләре җитештергән тауарны сатарга мөмкинлек бар. Алар өчен аерым бер урын бүлеп бирелгән. Биредә еш кына Зәйнулла Әбләев үз бакчасында үстергән, кыштан артып калган бәрәңгесен сата торган булган. Базар хакимияте бер квадрат мәйданда сату иткән өчен 50 сум акча алган. Шул көнне аңардан акчаны түләргә сораганнар. Бабай: "Мин - пенсионер, бәрәңге минем 15 сутый җирдә үстерелә, андыйлардан акча алынмый", дигән. Ләкин акча җыючы Роберт Сәлимовны мондый җавап канәгатьләндермәгән. Ул йә түлә, йә урыны бушат дип төрле сүзләр белән аны базардан куып чыгарган. Нәтиҗәдә бабай өенә кайткан һәм шунда йөрәк өянәге белән район хастаханәсенең реанимациясенә элеккән. Зәйнулла бабай Әбләев 19 майда җан биргән, 20 майда җирләгәннәр.

Бу очрак турында эшмәкәр Инга Әхмәтҗанова белән аның кызы Элина ачып салган, алар җәмәгатьчелекнең моңа игътибарын җәлеп итәргә тели. Инга Әхмәтҗанова әйтүенчә, Баулы базар хакимиятенең тупас кыйланулары беренче түгел, Зәйнулла бабай сәламәтлегенә зарланмаган, аңа үзенә дә басым ясауларын әйтә.

"Захар бабай базарга еш чыга иде. Баксаң, исеме Зәйнулла икән. Бик пөхтә, ипле бабай иде. Пенсиясе дә начар булмагандыр, әмма аның авызыннан әбием авырый, йөри алмый, урын өстендә ята, аңа кыйммәтле дарулар кирәк дип әйткәнен хәтерлим. Матур, бай тормыштан, кызык өчен чыкмаган инде ул базарга. Барыбызны да нужа йөртә.

Базарда үз хуҗалыгында җитештерелгән тауарны пенсионерларга сатарга рөхсәт ителә. Бу турыда район газетасында игълан да булды. Акча алынмый диелгән. Андыйлар өчен базар территориясендә махсус урын да бар. Үзләрендә җитештергән тауарны сатуга күз йомалар иде күп очракта. Менә мин дә помидор, кәбестә, чәчкә үсентеләрен сатам. Әмма бермәл питомниктан гөлчәчәк чәчкәләрен саттым, миннән акча сорадылар, түләдем.

Ә бу юлы, иртәнге як иде ул, 8 белән 9 арасы. Мин дә торам, Зәйнулла бабай да, башкалар да. Карыйм, базар салымын җыючы Роберт Сәлимов килә. Ул аның янына килеп басты да: "Бик күптәннән торасың, баеп беттең инде, акчаны түлә, күпме сатарга була?", дип ямьсез сөйләште. Бабай да җавапсыз калмады: "Мин - пенсионер, ветеран. Миңа ярый, бәрәңгене үзем үстерәм. Теләсәң, килеп кара, 15 сутый җирдә үзем тырышып үстерәм", диде. "Нинди ветеран ди син? Әйдә, тот та чиләкләреңне, ычкын моннан. Акчаң юк икән, торма монда", дип эт итеп сүкте. Бабай агарынды. Мин "Китмә, тор, сине куарга хокукы юк", дим. Зәйнулла бабай: "Кызым, кысылма", диде. Әмма ул: "Мин моны болай гына калдырмыйм. Шикаять итәм", дип җыенып чыгып китте. Ә Роберт Сәлимов: "Теләсә кемгә эләклә!" дип артыннан кычкырып калды. Мин дә шунда идем. Ул кайтып китте.

Сәламәтлегенә зарланмады, чөнки кайчак миңа да үсентеләрне ташышырга ярдәм итә иде. Димәк, чирле булмаган ул. Хастаханәгә мөрәҗәгать итмәгән. Шул көнне базар кешеләреннән сүгелеп хурланып кайтып егылган, инфаркт белән китеп барды бабай.

Мәрхүмнең туганнары бу очракны тикшерү өчен прокуратурага гариза язамы, юкмы - билгесез. Алар белән элемтәгә кереп булмады әлегә.

Римма Әбдрәшитова, Азатлык Радиосы

Фото: Кадрия Гыймазова, «Хезмәткә дан» газетасы

Бу турыда «Хезмәткә дан» газетасының 27 май санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев