Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Баулыда мунчага ут кабу сәбәбе ачыкланган

Узган еллар статистикасы күрсәткәнчә, көннәр суыткач, мич артык кызу яки төтен юллыгы төзек булмау сәбәпле, мунчаларда янгын чыгу очраклары ешая. Быел да беренче салкын көннәрдә үк Баулы шәһәрендә бер шәхси мунчада янгын чыккан.

11 ноябрьдә 22 сәгать 39 минутта янгын сүндерүчеләргә Баулының төньяк-көнбатыш өлешендә шәхси мунчага ут кабуы турында хәбәр кергән. Дәүләт янгын күзәтчелеге мәгълүматына караганда, янгын сәбәбе  – төтен юллыгы торбасының куркынычсызлык таләпләренә туры килмәве. Нәтиҗәдә мунчаның түбәсе янган. Ут күрше хуҗалык мунчасының түбәсенә күчәргә өлгергән. МЧС хезмәткәрләренең тиз арада эш итүе нәтиҗәсендә янгын сүндерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын