Баулы шәһәр прокуратурасы 64 яшьлек баулылы хатын-кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләве белән ризалашкан.
Суд хатын-кызны РФ Җинаятьләр кодексының 105нче маддәсе 1нче өлешендә каралган җинаятьне (үтерү) кылуда гаепле дип тапкан.
Суд тикшерүе барышында ачыкланганча, гаепләнүче 4 майда, исерек хәлдә, Баулы шәһәренең Беренче май тыкрыгындагы фатирында низаг вакытында улының күкрәгенә пычак белән кадаган. Ир-ат вафат булган. Хатын-кыз гаебен өлешчә генә таныган, үтерергә нияте булмавын әйткән.
Суд аңа гомими режимлы колониядә җиде елга иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгән.
Хөкем карары үз көченә кермәгән.
Нет комментариев