Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Башкортстанда йортта шартлау булган, һәлак булучылар бар

Фаҗига бүген иртәнге җиде тирәсендә булган.

Башкортстанның Кырмыскалы районында Олы Күл авылында бер катлы дүрт фатирлы йортта газ шартлаган. Шартлау турында хәбәр бүген иртәнге җидедә килгән. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.

Янгын сүндерүчеләр урынга килгәндә, ике фатир җимерелгән булган. Хәрабәләр арасында ике мәет табылган. 87 яшьлек ир-ат һәм 74 яшьлек хатын-кыз һәлак булган.

Бу йортта сигез кеше яшәгән. Балалар булмаган. Янгын да чыкмаган. Кешеләрне вакытлы урыннарга күчереп торганнар. Урында кинологлар һәм психологлар эшли. Йорт хәрабәләрен аралау бара, диелгән әлеге хәбәрдә.

 

Фото: Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/bashkortstanda-yortta-shartlau-bulgan-lak-buluchylar-bar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев