Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Башкортстанда Чаллыга юл тоткан автобус авариягә юлыккач, җинаять эше ачылган

Соңгы мәгълүматлар буенча, Башкортстанның Архангель районындагы авариядә алты кеше һәлак булган, 21 кешене хастаханәгә китергәннәр.

Башкортстанда Чаллыга юл тоткан автобус авариягә юлыкканнан соң, җинаять эше ачылган. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«РФ Тикшерү комитеты Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең Уфа районара тикшерү бүлеге тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм ике яки аннан күбрәк кешенең үлеменә сәбәпче булган транспорттан файдалану, шулай куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү турында җинаять эше кузгатылган», - дип белдерделәр ведомствода.

Юл һәлакәте булган урында составында территориаль бүлек җитәкчелеге һәм тикшерүчеләр булган оператив төркем, шулай ук Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе криминалистлары эшли. Белгечләр авариянең барлык нечкәлекләрен ачыклый.

Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе базасында 14 июльдә Башкортстанда автобус катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең туганнары мөрәҗәгатьләр юлласын өчен кайнар линия ачылган: 8 (347) 248-12-84.

«Соңгы мәгълүматлар буенча, Ырныкшы авылы янында булган авариядә алты кеше үлгән, 21 кешене хастаханә китергәннәр, аларның икесе – бала. Нәтиҗәдә, җиде олы кеше һәм бер бала хастаханәдә дәваланачак, табиблар тагын 13 пассажирны карагач, амбулатория шартларында дәвалану өчен өйләренә кайтарып җибәргән», - дип белдерделәр Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/15/189803/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ