Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Балалар лагеренда 15 яшьлек үсмер һәлак булган

8нче сыйныф укучысы өстенә флагшток ауган.

Башкортстан прокуратурасы Бөре районындагы "Чайка" балалар лагеренда үсмер үлемен тикшерә. Беренче мәгълүматка караганда, 3 июньдә 8нче сыйныфта укучы 15 яшьлек егет өстенә байрак эленә торган торба ауган. Бала алган тән җәрәхәтләреннән һәлак булган.

Прокуратура хәбәр итүенчә, лагерь хезмәткәрләре Бөре шәһәре мәктәбенең 26 укучысын сезон ачылышы алдыннан лагерьне җыештыру эшләренә җәлеп иткән булган.

Яшүсмерләр белән бернинди дә хезмәт килешүләре төзелмәгән, иминлек кагыйдәләре турында инструкция уздырылмаган. Бала өстенә торба волейбол сеткасы тартканда ауган диелә.

Әлеге хәлне тикшерү өчен Бөре шәһәренә махсус комиссия җибәрелгән.

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=25526

Фото http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев