Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Азнакай районында буада бер бала батып үлгән

Фаҗига 13 июльдә көндез, Илбәк авылында булган.

Татарстанның Азнакай районында буада бер бала батып үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“13 июльдә, 14:36 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына Илбәк авылы буасында бер баланың батуын хәбәр иттеләр”, - диделәр министрлыкта.

17:22 сәгатьтә ПСП “Әлмәт” коткаручылары яр читеннән биш метр ераклыкта, су төбеннән малайның гәүдәсен таба. Һәлак булган җиде яшьлек баланы су өстенә алып чыгалар һәм полиция хезмәткәрләренә тапшыралар.

Коткаручылар ачыклаганча, өч бала буада су коенган булган. Балаларның берсе бата башлаган. Курыккан балалар ярдәм сорап балыкчыга мөрәҗәгать итә. Әмма баланы коткарырга соң була.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе балаларның олылар күзәтүеннән башка һәм җиһазландырылмаган урыннарда су коену үлем куркынычы тудыруын искәртә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/14/189764/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ