Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Атны да, кешеләр утырган арбаны да күрмәгән...

Башкортстанның Мәчетле районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

53 яшьлек шофер, аңлашылмаган сәбәпләр аркасында, сулга борылганда арбалы атны күрмәгән һәм аны изеп үткән.

"Биш кеше тән җәрәхәтләре алган, 65 яшьлек хатынның аяк табаны киселгән», – дип хәбәр иттеләр республика ЮХХДИ матбугат хезмәтендә.

Шулай ук юл-транспорт һәлакәтендә ат та зыян күргән. Хайван интекмәсен өчен аңа агулы укол кадарга туры килгән.

Фото:  /pixabay.com/

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев