Волжский шәһәрендә яшь педагог 15 яшьлек малай белән җенси якынлыкка кергән, дип хәбәр итә Россия тикшерү комитетының Волгоград өлкәсе буенча идарәсе.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, февраль уртасында 28 яшьлек хатын-кыз укучыны җенси якынлыкка күндергән.
«Хатын-кызның мәктәп укучысы белән очрашулары регуляр булган һәм март башланганчы дәвам иткән. Әти-әниләре уллары олы хатын-кыз белән элемтәдә булуын аларның социаль челтәрдә хат алышканнарын күргәч белгәннәр», - диелә тикшерү идарәсе хәбәрендә.

Укучының әти-әнисе бу хакта мәктәпкә һәм полициягә хәбәр иткән. Хатынга карата җинаять эше кузгатылган. Ул үз гаебен таныган һәм мәгариф өлкәсендә бүтән эшләми, дип хәбәр итә РИА Новости.
Фото: социаль челтәрләр
Нет комментариев