Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

82 яшьлек машина йөртүче гаебе белән Татарстанда кеше гомере өзелгән

Юл-транспорт һәлакәте кичә, 22 ноябрьдә, 14:50 сәгатьтә Казан - Малмыж трассасының 61нче чакрымында - Арча районы биләмәсендә булган.

«Ока» машинасы белән идарә итүче 82 яшьлек карт тигез дәрәҗәдә булмаган юллар киселешендә төп юлдан хәрәкәт итүче «ВАЗ-2109» автомобиленә юл бирми. Бәрелеш аркасында "тугызлык" каршы як хәрәкәт полосасына чыгып «оча» һәм «ВАЗ-2114» машинасы белән бәрелешә.

«Ундүртле»нең 57 яшьлек йөртүчесе урында ук вафат була. «ВАЗ-2109» йөртүчесе хастаханәгә озатыла.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев