Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Яз кайчан килә?

Сипноптиклар фаразы буенча яз быел ничек килер?

Без көздән үк язны көтә башлыйбыз бугай. Кояшка, җылыга тартылабыз. Салкыннарны куып җибәрәсе, карларны тизрәк эретәсе, кышкы туннарны салып ташлыйсы килә. Сипноптиклар фаразын, метеоүзәк хәбәрләрен игътибар белән күзәтеп барабыз. Халык сынамышларына да колак салабыз.

Гыйнвар җылы булса, мартта суытыр.

Февраль ахыры салкын булу җылы мартка.

Февраль ахырында түбәдәге озын боз сөңгеләре – язның озакка сузылуына, җәйнең эссе килүенә ишарә.

1 мартка кадәр кара карга күренсә, кар тиз эрер.

1 мартка кадәр урамда су күренсә, язгы ташуда су күп килер.

Көз озын килсә, яз соң килер.

15 февральдә көн җылы булса, яз яхшы була.

Кыш зәмһәрир суыклары белән теңкәгә тисә, яз иртә килеп сөендерер.

Җылы язларга өмет бар да кебек... Ләкин Гидрометүзәк вәкилләренең фаразлары гел үзгәреп тора. Февраль ахыры көчле җилләре, дымлы һавасы белән җылы язны тоткарлаячак, диләр алар. Яз башы, синоптиклар фаразы буенча, салкын булачак. Мартның беренче декадасы озакка сузылган салкыннары, болытлы көннәре белән истә калыр. Чын яз исә 28 мартларда  килер дип көтелә.  Ә язның климатик башлануы апрель урталарына күчә. Кар 15-20 апрельгә генә эреп бетәчәк, ә урманнарда әле кар майга кадәр торачак. Апрельнең икенче яртысыннан көннәр инде җылына. Май башы эссе булачак хәтта! Май бәйрәмнәрендә температура +22 гә җитәчәк! Гомумән, җәйге сезон җылы, хәтта эссе булыр дип көтелә.

 Фото:  pixabay.com

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/yanalyklar/yaz-kaychan-kil

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев