Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Тискәре метеорологик күренешләр турында кисәтү

    20 майда (08 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр) Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшеннәр, эре боз, 18-23 м/с җилнең көчәюе, локаль рәвештә 25-27 м/с көтелә.

    Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка киңәш итә:

     

    Һава шартлары начарайган очракта, урамда булганда, электр линияләре, агачлар, реклама щитлары һәм витриналар белән янәшә, шулай ук йорт карнизларыннан, реклама стендларыннан һәм растяжкалардан, навеслар һәм черек агач кәүсәләреннән ераграк торыгыз. Җәрәхәтләр алмас өчен, җил көчәйгән очракта, подъездга яки бинаның подвалына качарга кирәк.

     

    Җил көчәйгәндә:

     

    1. Биналардан чыгуны чикләргә киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

     

    2. Әгәр көчле җил чыкканда урамда булсагыз, подъездга кереп качарга киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башкалар төшәргә мөмкин.

     

    3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

     

    4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.

    Реклама

     

    5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.

     

    6. Җил ваткан пыяла куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

     

    7. Барлык тәрәзәләрне тыгыз ябарга, балкон һәм лоджияләрдән очып төшәрлек предметларны алып куярга кирәк.

     

    8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

     

    Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт  «101,112» номерларына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

     

    ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: